Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта чыршы "тыңламаган"

Балтач бистәсендә яшәүчеләр дүшәмбе көнне «Балтач» ял паркы яныннан узганда пошаманга калды.

Тирә якка бәйрәм рухын биреп, яшел ботакларына "киенә" башлаган чыршы йөзтүбән капланган иде.

Кемнеӊдер начарлыгы белән түгел, ә куелган ботакларга яӊгырлы кар күп яву сәбәпле, ныклап беркетелмәгән чыршы җиргә сузылып яткан. Мондый конструкцияләрне беркетүгә һәм ныклыгына зур игътибар бирү кирәклегенә тагын бер кат искә төшерергә яхшы булды. Меӊләгән кеше җыелган вакытта үзәге тимердән торган чыршыныӊ авып төшүе нинди фаҗига ясавын күз алдына китерергә дә куркыныч, дип вакыйганы сурәтли Балтачның "Хезмәт" басмасы.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/08/116348/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев