Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтиктагы борын татар егете истәлегенә аның исеме белән аталды

Капитан Измаил Зәйдуллинның судносы су астында йөзү тарихында беренче тапкыр Төньяк диңгез юлы белән Владивостокка бер навигациядә барып җитә.

Ленинград өлкәсенең Закон чыгару җыены легендар су асты остасы һәм броньланган катерлар дивизионы командиры, 1944 елның августында геройларча һәлак булган Измаил Зәйдуллин хөрмәтенә Фин култыгы акваториясендәге исемсез борынны аның исеме белән атау турында карар кабул итә.

«Ленинград өлкәсенең Кингисепск муниципаль районы Усть-Луга авыл җирлеге территориясендә урнашкан исемсез борынга «Измаил Зәйдуллин» исемен бирү тәкъдимен хупларга», - диелә документ текстында.

Легендар диңгезче истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыенына Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге мөрәҗәгать итте. 2019 елның 10 сентябрендә Усть-Луга бистәсе янында туганнар каберлегендә Измаил Зәйдуллинга истәлекле язу билгесе ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Зәйдуллинныңһәм аның сугышчан дусларының фаҗигале рәвештә һәлак булуына 75 ел тулуга багышланган чарада адмирал һәм офицерлар, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты.

1936 елда Тын океан флотының капитан Зәйдуллин җитәкчелегендәге «Щ-123» су асты көймәсе экипажы 75 тәүлеклеклек тиңсез автоном йөзү уза. Алар су асты көймәләре проекты өчен билгеләнгән нормаларны өч тапкыр ябып, 20 тәүлек тора. Батырлыклары өчен бөтен экипаж «Почет Билгесе» ордены, ә командир — Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1940 елның август-октябрь айларында капитан Зәйдулинның су асты көймәсе су астында йөзү тарихында беренче тапкыр, авариясез һәм ватылмыйча бер навигациядә, Төньяк диңгез юлы белән Владивостокка барып җитә.

Измаил Зәйдулин Бөек Ватан сугышы елларында катерларда сугыша. 1944 елның маенда ул броньланган диңгез аучыларының 12нче дивизия командиры итеп билгеләнә. 1944 елның августында дивизия тральщикларның Германиянең миналы киртәләрен алу гамәлләрендә катнаша. Фашистлар белән барган сугышларның берсендә Измаил Зәйдулин һәлак була.

Үзәк хәрби-диңгез музеенда һәм Адмирал Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясендә Төньяк диңгез юлын беренче тапкыр үтүчеләр батырлыгына багышланган экспозицияләр бар.

Фото: tatspb.tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев