Саба таңнары

Башкортостанда әни кеше ике нарасыен батырып үтергән

Башкортостанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз 2 һәм 4 яшьлек улларын батырып үтергән. Фаҗига кичә Октябрск шәһәрендә булган. 30 июль - 14 август көннәрендә психиатрия хастаханәсендә дәваланып чыккан әни кеше ике баласын үтерә һәм кабат хастаханәгә барып, шул хакта хәбәр итә. Тикшерү фаразлары буенча, ул аларны душ кабинасында батырып үтергән. Кайбер...

Башкортостанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз 2 һәм 4 яшьлек улларын батырып үтергән.
Фаҗига кичә Октябрск шәһәрендә булган. 30 июль - 14 август көннәрендә психиатрия хастаханәсендә дәваланып чыккан әни кеше ике баласын үтерә һәм кабат хастаханәгә барып, шул хакта хәбәр итә.
Тикшерү фаразлары буенча, ул аларны душ кабинасында батырып үтергән. Кайбер мәгълүматлар буенча, әни кеше комлыкта артык нык пычранган балаларыннан шул рәвешле үч алган.
Балалар уңай бәяләнгән тулы гаиләдә тәрбияләнгән. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү дәвам итә. Җинаять кылуда шикләнелүче хатын-кыз станционарда - күзәтү астында.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: