Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан Башлыгының хатыны каз өмәсендә катнашкан

Каз өмәсенә Уфа шәһәре башлыгының хатыны Венера Мостафина да килгән.

5 декабрьдә Башкортстанның Чакмагыш районында Калмашбаш авылында каз өмәсе булган. Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова да каз өмәсенә килгән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Каз өмәсендә шулай ук Уфа шәһәре башлыгының хатыны Венера Мостафина да катнашкан. Бәйрәмдә "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Китапханәчеләр, авыл кешеләре дә каз йолкышкан.

Башкортстан һәм Уфа башлыкларының хатыннары милли ризыклар белән дә сыйланган. Аларга токмачлы аш, зур бәлеш, кыздырган каз ашаттылар, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Фото: bashinform.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев