Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башына кирпеч белән суккан өчен бер бәндә күршесен типкәләп үтергән

Әлмәт суды күршесен типкәләп үтергән 44 яшьлек Ш.га карата хөкем карары чыгарды. Аны 7 ел да 3 айга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрделәр, дип белдерә "Әлмәт таңнары" басмасы һәм вакыйганы сурәтли. Быел июль аенда Ш. исерек килеш күршесе белән талаша. Ир-атлар арасында бәхәс кыза, алар сугыша ук башлый. Күршесе Ш.ның...

Әлмәт суды күршесен типкәләп үтергән 44 яшьлек Ш.га карата хөкем карары чыгарды. Аны 7 ел да 3 айга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрделәр, дип белдерә "Әлмәт таңнары" басмасы һәм вакыйганы сурәтли.

Быел июль аенда Ш. исерек килеш күршесе белән талаша. Ир-атлар арасында бәхәс кыза, алар сугыша ук башлый. Күршесе Ш.ның башына кирпеч белән суга. Ачуы кабарган Ш. исә аны тагы да катырак итеп кыйный, җиргә еккач, күршесенең гомерен өзгәнче типкәли. Әлмәтле үз гаебен тулысынча таныган.

Татар-Информ.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев