Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасы спорткомп­лексында бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте [+фото]

Ярышта Сабадан, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән барлыгы 16 боксчы көч сынашты. Тамаша карарга спорткомплекска хәйран халык җыелган - араларында түбәтәйле бабайлар да, бакча балалары да бар иде. Саба районы данын исә 3 боксчы - Айрат Хисамов, Айдар Бекбаев, Нияз Нигъмәтҗанов яклады (тренерлары Рифат Хисамов һәм Рамил Сәетов). Һәр раунд...

Ярышта Сабадан, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән барлыгы 16 боксчы көч сынашты.

Тамаша карарга спорткомплекска хәйран халык җыелган - араларында түбәтәйле бабайлар да, бакча балалары да бар иде.

Саба районы данын исә 3 боксчы - Айрат Хисамов, Айдар Бекбаев, Нияз Нигъмәтҗанов яклады (тренерлары Рифат Хисамов һәм Рамил Сәетов). Һәр раунд үзешчән артистларыбыз - Рисәнә Мостафина, Алмаз Галимов, Альбина Нәҗмиева, Айнур Халиев, Хәмит Гыйльметдинов чыгышлары белән үрелеп барды. Казан шәһәреннән килгән "Овация" шоу-балеты биюләрен халык аерым җанлану белән карады. Саба егетләре булдырдылар - һәрберсе үз үлчәү категориясендә җиңүгә лаек булды.

Айрат һәм Айдар рингка Түбән Кама боксчылары белән чыкса, Нияз исә 81 килограммлы ир-ат профессионаллар арасындагы категориядә Казан егете белән көч сынашты.

Ниязның уенын халык дулкынланып, аягүрә басып карады.

Залдан бертуктаусыз "Нияз, әйдә, син булдырасың!" дип, райондашлары көч биреп торды. Спорткомплекста хөкем сөргән җанлы "энергетика"ны аңлатып бетереп булмый.

Нияз матур уен күрсәтеп, җиңүгә лаек булды.

Үз категорияләрендә җиңүчеләргә грамота, медаль, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Мәртәбәле кунаклар арасында Бокс буенча дөнья Чемпионы, халыкара классының атказанган спорт мастеры, ТР бокс федерациясе президенты Айрат Хаматов, СССР халыкара классының спорт мас­теры, СССР Чемпионы, Европа вице-чемпионы, "Добрая воля" уеннарының бронза призеры Фоат Гатин, Саба муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев