Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасында халык җыены узды [+фоторепортаж]

Саба районында халыкны 14 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашырга чакыру максатыннан уздырылучы җыеннар дәвам итә. 27 август көнне шундый җыен Байлар Сабасы бистәсендә дә үтте. Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты каршына әкренләп агыла башлаган халыкны иң элек башкаладан килгән кунаклар, "Казан егетләре" төркеме җанландырып җибәрде....

Саба районында халыкны 14 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашырга чакыру максатыннан уздырылучы җыеннар дәвам итә. 27 август көнне шундый җыен Байлар Сабасы бистәсендә дә үтте.

Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты каршына әкренләп агыла башлаган халыкны иң элек башкаладан килгән кунаклар, "Казан егетләре" төркеме җанландырып җибәрде. Аларның дәртле җырлары белән үрелеп барган район үзешчәннәре чыгышлары да беркемне дә битараф калдырмады. Олычы-кечесе тамаша мәйданына якынрак җыйналды.

Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов килгән барча халыкны сәламләп, сүзне 2009-2014 еллардагы үзгәрешләр белән таныштырырга Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәновка бирде. Ул, үз чиратында, кыскача гына соңгы еллардагы бистәдә алып барылган төзелешләр белән таныштырып узды.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов исә, әлеге үзгәрешләр белән туктап калмыйча, районда, авыл җирлекләрендә, Байлар Сабасында халык көнкүрешен яхшыртыр өчен, тагын нинди планнар белән януын уртаклашты, һәм моны башкарып чыгар өчен ул, сезнең ярдәм кирәк, дип халыкка мөрәҗәгать итте.

Шулай ук, әлеге җыенда катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына кандидат Геннадий Глушков та, район башлыгының сүзләрен куәтләп, барча халыкны 14 сентябрьдә узачак сайлауларга дәште, барлык сайлаучыларны дөрес карар кабул итәргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев