Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ: беренче нәтиҗәләр билгеле

Чыгарылыш сыйныф укучыларының алдан тапшырган ике фән буенча Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды.

Тулаем алганда, әдәбият һәм географиядән тапшырылган сынау нәтиҗәләре узган елгыдан яхшырак, дип җиткерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан. Әдәбияттан имтиханны республикада 846 укучы тапшырган. Шуларның икесе 100 балл җыйган. Минималь 32 баллны җыя алмаучылар - 19 кеше.
Географиядән имтиханны 150 укучы тапшырды: 6 кеше 100 балл җыйган, минималь 37 балл чиген уза алмаучылар - 3 укучы.
Математикадан мәҗбүри база дәрәҗәдәге имтихан нәтиҗәсе 16 июньнән соң билгеле була.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев