Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ тапшырганнан соң бер укучы үз-үзенә кул салган [+фото]

Җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырып чыккач, 18 яшьлек егет фани дөньядан китәргә карар кылган. Әлеге фаҗига Кайбыч районында була. Әнисе сөйләвенчә, егет мәктәптән соң юридик институтка укырга керергә хыялланган. Шуңа да әлеге фәннән имтиханга бик дулкынланып әзерләнгән. 8 июнь көнне имтиханнан соң, Денис аны начар тапшырдым дигән фикергә килә. -...

Җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырып чыккач, 18 яшьлек егет фани дөньядан китәргә карар кылган.
Әлеге фаҗига Кайбыч районында була. Әнисе сөйләвенчә, егет мәктәптән соң юридик институтка укырга керергә хыялланган. Шуңа да әлеге фәннән имтиханга бик дулкынланып әзерләнгән. 8 июнь көнне имтиханнан соң, Денис аны начар тапшырдым дигән фикергә килә.
- Имтиханнан кәефсез кайтты, минем белән сөйләшмәде, - ди әнисе. - Эшкә киттем, ул өйдә үзе генә калды. Мин кайтуга ул инде үлгән иде... Хат та калдырмаган. Дуслары белән социаль челтәрдә язышкан. Классташ кызына: "Имтиханда барлык биремне дә эшли алмадым. Мин, мөгаен, асылынырмын", - дип язган. Хәтта БДИның нәтиҗәләрен дә көтәргә уйламаган.
Әнисе Денисның тырышып укуын, кайбер фәннәрнең авыр бирелүен әйтә. Егет спорт белән дә шәгыльләнгән, хоккей, баскетбол уйнаган. Шуңа да вакыты җитмәгән. Эчү, тәмәке тарту белән дә мавыкмаган.
Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев