Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнислам Шәйхелисламовка 90 яшь тулды [+фото]

4 декабрьдә Тимершыкта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнислам Шәйхелисламовка 90 яшь тулды. Утны-суны кичкән ветеран бүгенге тыныч көннең кадерен белеп яши. М.Шәйхелисламов фронтка 1943 елда китә, сугыштан соң солдат хезмәтен тәмамлап, 1948 елда туган авылына әйләнеп кайта. 1949 елда Кызыл Мишә авылы кызы Нурания белән гаилә корып, биш кыз...

4 декабрьдә Тимершыкта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнислам Шәйхелисламовка 90 яшь тулды. Утны-суны кичкән ветеран бүгенге тыныч көннең кадерен белеп яши. М.Шәйхелисламов фронтка 1943 елда китә, сугыштан соң солдат хезмәтен тәмамлап, 1948 елда туган авылына әйләнеп кайта. 1949 елда Кызыл Мишә авылы кызы Нурания белән гаилә корып, биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер кызы Әлфия, оныгы Айдар гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә. Ун 10 оныгы, 10 оныкчыгы бар. "Миңнислам абый авылның бик мөхтәрәм, игелекле кешесе. Тормышта сугыш афәтләрен, күп авырлыклар күрсә дә, күркәм холкы белән башкаларга үрнәк булып яшәде. Сәламәтлеге какшаганчы җәмәгать эшләрендә катнашып, зиратларны тәртиптә тоту кебек изге эшләрдә башлап йөрде. Гаиләләре белән тәртипле, ярдәмчел, изге күңелле алар",- ди ветеранны котларга килгән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина. Социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин Россия Президенты Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев