Бер яшьтә ике айлык баласын ире белән каенанасына калдырып, өйдән чыгып киткән
Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагысы балаларын кайгыртыр урында, эчеп-исереп, гаиләсенең тынычлыгын алучы әти-әнигә әзерләнгән материалларны караудан башланды. Мәсәлән, Килдебәк авылында бер ана бер яшьтә ике айлык баласын ире белән каенанасына калдырып, өйдән чыгып киткән. Мичәнбашта яшь кенә гаиләдә ике бала...
Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагысы балаларын кайгыртыр урында, эчеп-исереп, гаиләсенең тынычлыгын алучы әти-әнигә әзерләнгән материалларны караудан башланды. Мәсәлән, Килдебәк авылында бер ана бер яшьтә ике айлык баласын ире белән каенанасына калдырып, өйдән чыгып киткән. Мичәнбашта яшь кенә гаиләдә ике бала булуына карамастан, ир кеше эчкечелек белән шөгыльләнә. Өйләрендә балалар үстерү өчен уңай шартлар да юк, чисталык та сакланмый. Шушы ук авылдан тагын бер ата эчкечелек өчен административ җәзага тартылды.
Кичке сәгать уннан соң мәктәп укучыларына җәмәгать урыннарында, урамда йөрү тыелса да, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып торалар. Комиссиядә әнә шундый ике эш каралды. Берсе икенче тапкыр тәртип бозганлыктан, 2000 сум штрафка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев