Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бергә эшлик!” Бөтенроссия табигать саклау акциясе дәвам итә

Илебездә 14 сентябрьдән территорияләрне чистарту буенча "Бергә эшлик!" Бөтенроссия табигать саклау акциясе уздырыла. Чара Татарстанның Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Бу көннәрдә бөтен илдә аеруча пычранган территорияләрне җыештыру буенча экологик агарту чаралары һәм акцияләре үткәрелә. Шушы чара кысаларында Мичән авыл җирлегендә дә өмә оештырылды. Уртак көч белән балалар бакчасы...

Илебездә 14 сентябрьдән территорияләрне чистарту буенча "Бергә эшлик!" Бөтенроссия табигать саклау акциясе уздырыла. Чара Татарстанның Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Бу көннәрдә бөтен илдә аеруча пычранган территорияләрне җыештыру буенча экологик агарту чаралары һәм акцияләре үткәрелә. Шушы чара кысаларында Мичән авыл җирлегендә дә өмә оештырылды. Уртак көч белән балалар бакчасы ремонт вакытында барлыкка килгән чүп-чар, зират кырыендагы киселгән агачлар алынды. Шулай ук күп кенә шәхси хуҗалыклар да үз биләмәләрен, капка төпләрен тәртипкә китерүдә катнаштылар. Акция 21 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев