Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең як» туган якны өйрәнү викторинасы

22 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында клуб мөдире Нургалиева А.Ф. белән берлектә ТАССРның 100 - еллыгы уңаеннан «Безнең як» исеме астында туган якны өйрәнү викторинасы үткәрделәр.

Балалар Татарстан Республикасы буйлап виртуаль экскурсия ясадылар, ТАССРның төзелүе, тарихы, күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары, Милли бәйрәмнәре, Татарстан символикасы турында күп мәгълүматлар алдылар.

Ә викторина балаларга үзләренең белемнәрен баетырга, кече Ватаннары турында кызыклы мәгълүматлар тупларга ярдәм итте. Шулай ук балаларга табигать, аның байлыклары, сәнәгать предприятиеләре турында сөйләнде. Балалар бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр һәм ​ үзләре булган истәлекле урыннары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында балалар туган якка багышланган күргәзмә белән таныштылар. Ватанга мәхәббәт - һәр кеше өчен иң мөһим хис.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев