Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген «Ак Барс» белән СКА Гагарин кубогы финал сериясенең икенче матчында очраша

Бүген "Ак Барс" һәм Питерның СКА командалары төньяк башкалада Гагарин кубогы финал сериясенең икенче матчын үткәрә. Дүрт җиңүгә кадәр сериянең беренче очрашуында казанлылар үз бозларында 2:4 исәбенә оттырды. Сериянең икенче матчына Йерабек-Оленин-Ренннан торган арбитрлар бригадасы билгеләнгән. "Ак Барс" үз тарихында алтынчы тапкыр Россия/КХЛ чемпионатларының финалына чыкты. Элегрәк Санкт-Петербург командасының алай...

Бүген "Ак Барс" һәм Питерның СКА командалары төньяк башкалада Гагарин кубогы финал сериясенең икенче матчын үткәрә.

Дүрт җиңүгә кадәр сериянең беренче очрашуында казанлылар үз бозларында 2:4 исәбенә оттырды. Сериянең икенче матчына Йерабек-Оленин-Ренннан торган арбитрлар бригадасы билгеләнгән. "Ак Барс" үз тарихында алтынчы тапкыр Россия/КХЛ чемпионатларының финалына чыкты. Элегрәк Санкт-Петербург командасының алай югары күтәрелә алганы юк иде.

Журналистлар Гагарин кубогының финал сериясен юкка гына ике тренер - Зиннәтулла Билалетдинов белән Вячеслав Быков дуэле дип атамый. Россия җыелмасының элеккеге остазлары узган елның җәендә клуб эшенә әйләнеп кайтты һәм шунда ук командаларын финалга чыгара алды. КХЛ тарихында Быков белән Билалетдинов плей-оффта ике тапкыр очрашты. 2010 елда "Ак Барс" Көнчыгыш конференция финалында "Салават Юлаев"ны җиңде һәм аннары чемпион булды. Ә икенче елны уфалалар "Ак Барс" белән сериядә өстен чыкты һәм чемпион титулын алды. Шуннан соң ике белгеч тә клубта эшләүдән китте, әмма берничә елдан соң янә КХЛ плей-оффында очрашты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев