Бүген көн салкынча булачак
Яңалыклар

Бүген көн салкынча булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 августта, аязучан болытлы һава торышы хкимлек итәчәк.

Республикада яңгыр яву ихтималы юк дәрәҗәсендә. Төньяк-көнбатыштан уртачатизлектә искән җилнең көчәю ихтималы бар. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - 19, Казанда - 17 градус җылы булачак.

30 августка каршы төндә явым-төшем көтелми. Һава температурасы 4 градус кына җылы була, дип фаразлый синоптиклар.

intertat.ru


Нет комментариев