Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген районыбызда Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәләр [+фото]

9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтә. Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Әйтик, советлар Союзы геройлары исемнәренә Завод-Нырты авылыннан Иван Башкиров, Байлар Сабасыннан Гали Закиров, Оеттан Вәлит Хаҗиев, Югары Утардан Зәки Хәбибуллин лаек булганнар. Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәрен Олы...

9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтә. Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Әйтик, советлар Союзы геройлары исемнәренә Завод-Нырты авылыннан Иван Башкиров, Байлар Сабасыннан Гали Закиров, Оеттан Вәлит Хаҗиев, Югары Утардан Зәки Хәбибуллин лаек булганнар. Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәрен Олы Нырсыдан Габделхак Галиев, Мамалайда туып, Теләче районы Үзәк бистәсендә яшәүче Гөлбикә Кәримова, Шәмәрдәннән Вәзыйх Мәүликов, Олы Кибәчедән Рәхмәтулла Фәтхуллин, Сатыштан Галим Шәймәрдәнов йөртә. Район җитәкчелеге Ватан геройларын 9 декабрьдә Мәңгелек ут янында искә алды һәм вафат булганнар истәлегенә чәчәкләр салды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов: "Аларның батырлыклары аркасында бүген рәхәт тормышта яшибез. Халкыбызының хезмәт геройларының тормышыннан үрнәк алып, аларга ошарга тырышып гомер итәбез. Сугыш вакытында тылда хезмәт иткәннәр хөрмәтенә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан обелиск эшләргә җыенабыз. Киләчәк буыннарга без моны тапшырырга тиешбез", - дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев