Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Саба муниципаль районы Советы утырышы үтте [+фото]

Агымдагы елга районның төгәллекләр кертелгән бюджеты керемнәр буенча - 784120,096 мең сум, чыгымнар буенча 809510,905 мең сум, ә дефицит 25390,809 мең сум тәшкил итә. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатовның бүген Саба муниципаль районы Советы утырышында ясаган докладыннан күренгәнчә, хәзер бюджетны үтәү максатында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә эш алып барыла. Беренче...

Агымдагы елга районның төгәллекләр кертелгән бюджеты керемнәр буенча - 784120,096 мең сум, чыгымнар буенча 809510,905 мең сум, ә дефицит 25390,809 мең сум тәшкил итә. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатовның бүген Саба муниципаль районы Советы утырышында ясаган докладыннан күренгәнчә, хәзер бюджетны үтәү максатында авыл һәм шәһәр җирлекләрендә эш алып барыла. Беренче кварталда бюджетка 234926,434 мең сум акча кергән, ягъни еллык план 30 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта физик затларның кеременнән бюджетка алынган салымнар - Эзмә, Иштуган, Шекше авыл җирлекләрендә, җир салымы җыйнау Явлаштау, Килдебәк, Сатыш авыл җирлекләрендә районның уртача күрсәткеченнән күпкә ким. Депутатлар бюджетның социаль әһәмиятле статьяларын финанслау өчен салым инспекциясенә, җирлек башлыкларына салым керемнәрен тәэмин итүгә, бурычларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар күрүне йөкләгән карар кабул иттеләр. Утырышта җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү һәм 2014 елга эшчәнлек нәтиҗәләрен күрсәткечләрен билгеләү турында доклад белән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, конфессияләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү турындагы көн тәртибе белән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев чыкты. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев