Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Билгесез бөҗәк тешләгәннән соң, Мамадыш егетенең тавышы бетеп, күзләре күрми башлаган

Мамадышта яшәүче Рәмис Хәдиев, билгесез бөҗәк тешләгәннән соң, хастаханәгә эләккән.

Узган атнада Рәмис гадәттәгечә, машинасына утырып, эшкә дип чыгып киткән. Машинаның тәрәзәләре ачык булган. Кинәт, егет аркасыннан нәрсәдер тешләгәнен сизеп алган. Салонда бөҗәкләр күренмәгән, тешләүченең кем икәнен дә Рәмис ачыкларга ашыкмаган.

Бераздан, егетнең тыны кысыла башлаган, күз күреме дә начарланган, тавышы да беткән. Бәхеткә каршы, Рәмис дустына шалтыратып элгергән. Иптәше тиз арада Рәмис туктаган җиргә килеп җиткән һәм аны хастаханәгә алып барган. Егет берничә көн табиблар карамагында калган. Хәзер Рәмис инде өйдә, эшкә дә чыккан.

Район хастаханәсенең терапевт бүлегендә эшләүче табибларның сүзләренчә, Рәмисне нинди корт чакканын хәзер инде билгеләп булмый, чөнки мондый симптомнар бик сирәк күзәтелә. Бал кортының булуы да мөмкин. Гомумән, быел Татарстанда, шул исәптән Мамадышта да, бал кортларыннан зыян күрүчеләр бик күп.

Мәгълүмат mamadysh-rt.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев