Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш айда 11 авария килеп чыккан, аларда биш кеше үлгән, 20 кеше имгәнгән

Мәгълүм булганча, 3 июль Юл хәрәкәте иминлеге инспектор­ла­рының һөнәри бәйрәм көне буларак билгеләп үтелә. Шушы юбилей уңаеннан сүзне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевка бирәбез. - Коллектив һөнәри бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә дигәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тырышлыгы белән вакытында кисәтелгән һәлакәтләрне, булмый калган аварияләрне күздә тотабыз. 2013 елда юл хәрәкәте...

Мәгълүм булганча, 3 июль Юл хәрәкәте иминлеге инспектор­ла­рының һөнәри бәйрәм көне буларак билгеләп үтелә. Шушы юбилей уңаеннан сүзне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевка бирәбез.

- Коллектив һөнәри бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә дигәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тырышлыгы белән вакытында кисәтелгән һәлакәтләрне, булмый калган аварияләрне күздә тотабыз. 2013 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын ачыклау арту ягына үзгәрде. Былтыргы эш күрсәткечләре белән республиканың 2нче категориясенә кергән 15 район арасында 4нче урынга күтәрелдек. Ә агымдагы елның биш аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт өлкәсендә административ хокук бозуларның 7958 очрагын ачыкладылар. Исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүнең 75 очрагы фаш ителде.

Административ практика эшчәнлеге буенча 5 айда судка барысы 187 материал җибәрелеп, 51 йөртүче транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Арест тәртибендә 32 йөртүчегә чара күрелде. Шуңа да карамастан, безне юлларда һәлакәтләр артуы борчый. Биш айда 11 авария килеп чыкты, аларда биш кеше үлде, 20 кеше имгәнде. Әлеге күрсәткечләргә без хезмәт күрсәткән Теләче районы юлларында булган һәлакәтләр дә кергән. Югыйсә зур булмаган штат белән шушы район биләмәсе аша узган Чаллы трассына кадәр чыгып контрольлек итү мөмкин түгеллеге яхшы аңлашыла. Юл-патруль хезмә­тендә бары ике инспектор - Габделбари Кадыйров белән Салават Каюмов эшли. Илнур Насыйбуллинның төп вазифасы - пропаганда, профилактика белән шөгыльләнү, балалар белән эшләү. Марат Гаязовның (фотода) күп вакытын районда ел саен арта барган автомобильләрне теркәү ала. Шулай да юлларда да тәртип саклыйлар. Тагын бер погонлы хезмәткәребез Гөлгенә Гаянова административ прак­­тика белән мәшгуль. Дөрес, безгә кагыйдә бозучыларны ачыклауда видеотеркәү чаралары ярдәмгә килә. Биш айда "КРИС" приборы тизлекнең рөхсәт ителгән режимын дөрес сайламаган 5588 йөртүчене фотога "төшерде". Быел инспекторларга "АМАТА" лазер приборы да бирелде. Анысын инде антирадарлар да тота алмый.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хез­мәт­кәрләргә җаваплы эшләрендә уңышлар, юл хәрәкәтендә катнашучыларга таләпчән, сабыр, шул ук вакытта гадел булуларын телим. Ветераннарыбызга һәрчак сәламәтлек, гаиләләрендә, шәхси тормышларында шатлык юлдаш булсын.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев