Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөкрене кабер генә төзәтә

1988 елда Олыяз авылында туган Илисә Гыйльметдинова, гаиләдә тиешле тәрбия алмаганлыктан, тайгак юлга иртә баса. Үзенә 27 яшь кенә булуга карамастан, И.Гыйльметдинова ике баласына карата ана булу хокукыннан мәхрүм ителергә һәм 7 тапкыр (өчесе буенча хөкем ителгәнлек юкка чыгарылган) суд тарафыннан җинаять җаваплылыгына тартылырга өлгергән. Моңарчы 4 тапкыр урлашу өчен...

1988 елда Олыяз авылында туган Илисә Гыйльметдинова, гаиләдә тиешле тәрбия алмаганлыктан, тайгак юлга иртә баса. Үзенә 27 яшь кенә булуга карамастан, И.Гыйльметдинова ике баласына карата ана булу хокукыннан мәхрүм ителергә һәм 7 тапкыр (өчесе буенча хөкем ителгәнлек юкка чыгарылган) суд тарафыннан җинаять җаваплылыгына тартылырга өлгергән.
Моңарчы 4 тапкыр урлашу өчен хөкем ителгән булса да, И.Гыйльметдинова төзәлергә уйлап та карамый. 2015 елның 11 декабрендә генә гомуми режимдагы колониядән азат ителүенә карамастан, 20 декабрь көнне янә кесә телефоны урлый.
Әлеге җинаяте буенча И.Гыйльметдиновага карата жәмәгать судьясының хөкем карары нигезендә 8 ай төзәтү эшләре җәзасы билгеләнгән иде. Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. И.Гыйльметдинова да, үзенә төзәлү һәм дөрес юлга басу өчен суд тарафыннан тагын бер мөмкинлек бирелүенә карамастан, тәүбәгә килмәде. Шушы көннәрдә, янә җинаять кылган өчен, И.Гыйльметдинова район суды тарафыннан сак астына алынды.

Айгөл Шәймәрданова,
җәмәгать судьясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев