Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада һәр кеше елга уртача 18 тапкыр клубка чыга

Болай да халыкка гел бәйрәм-күңеллелек ясау өчен эшләгәнгәдер инде, мәдәният хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәре 2007 елдан гына билгеләп үтелә башлады. Куелган концерт, әзерләнгән кичә, сәхнәләштерелгән спектакль артында никадәр зур хезмәт ятканлыгын аңладылар булса кирәк. Хәер, район мәдәният йортының мәдәни-агарту эшләре буенча әйдәп баручы методисты Миңнислам Кәримов әйткәнчә, моны аңлап бетермәүчеләр...

Болай да халыкка гел бәйрәм-күңеллелек ясау өчен эшләгәнгәдер инде, мәдәният хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәре 2007 елдан гына билгеләп үтелә башлады. Куелган концерт, әзерләнгән кичә, сәхнәләштерелгән спектакль артында никадәр зур хезмәт ятканлыгын аңладылар булса кирәк. Хәер, район мәдәният йортының мәдәни-агарту эшләре буенча әйдәп баручы методисты Миңнислам Кәримов әйткәнчә, моны аңлап бетермәүчеләр әле дә бар.

Мәдәният хезмәткәренең эше башка һөнәрдән нык аерыла. Ул үзе генә - ике кулсыз. Чара-мазар оештырыйм дисәң, авыл халкының үзенә таянырга кирәк. Көндез клуб ябык икән, белегез, мөдире, өйдән-өйгә кереп, әйдә, концертта катнаш әле, әйдә, театрда уйна дип, бу эшкә сәләтлеләргә ялынып йөри булыр. Шунысы куанычлы, хәлләренә керәләр. Быел Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган "Театр фестивале"нең авылларда да зур оешканлык белән баруы шул хакта сөйли. Тимершык үзешчәннәре "Язмышлар һәм һәм ялгышлар" драмасы белән 250 тамашачыны елаткан. Шушы спектакльне халык соравы буенча Саба мәдәният йортында кую өчен көн таба алмыйлар икән. Чөнки сәхнә көнләп түгел, сәгатьләп, минутлап бүленгән. Олы Шыңар, Шекше, кечкенә генә Керәнне авылы үзешчәннәре дә чыгышләрын да жюри югары бәяләгән. Саба тамашачысының күңелен "Гөргери кияүләре" белән яулаган финанс-бюджет палатасы, казначылык департаменты бүлеге үзешчәннәре чыгышыннан соң Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов сәхнәгә чыгып: "Болар бөтен эшләрен ташлап, театр куеп кына йөрсәләр дә, Үринәне биш тапкыр кияүгә бирерлек акча эшли ала",- дигән иде. Халык әнә шулай талантлы бездә, шуңа күрә Сабага килергә теләгән кайбер профессиональ артистларга да кыенга килә. Алар тамашачы җыя алмаганда, халык "үзебезнекеләрне" карарга эшен калдырып булса да килергә тырыша. Соңгы вакытта тамашачы зәвыгы әнә шулай үзгәрде. Еллык хисаптан күренгәнчә, мәдәният йортларында һәм клубларында барлыгы 12606 культура-масса чарасы үткәрелгән, барлыгы 558222 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Бу райондагы һәр кеше елга уртача 18 тапкыр клубка концерт-кичә-спектакль карарга чыккан дигән сүз. Сүз дә юк, хәзер кич буе телевизорга яки компьютерга текәлеп утыручылар да бик күп, концертка барырга теләмәгән, аралашмаган халык үзе театр яки башка коллектив оештырмый да оештырмый инде. Шул ук вакытта районыбызның "Нәүрүз", "Сәйлән" (Саба), "Тулганай" (Шәмәрдән), "Дубая" (Түбән Шытсу), "Наза", "Каз канаты" (Олы Шыңар) ансамбльләре солистларга кытлык кичерми, аларның, шулай ук "Балкыш" театр коллективының (Саба) чыгышларын республика тамашачысы да яхшы белә.

(Язманы тулырак газетадан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба тимершык шәүкәт биктимеров театр фестивале мәдәният мәдәният йорты үзешчән язмышлар һәм ялгышлар