Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боз кичүләре махсус комиссия килеп тикшергәч ачылачак

2019-2020 елгы кышта дүрт боз кичүе кулланышта булачак.

Татарстанда боз кичүләре махсус комиссия килеп тикшергәч ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Юрий Венедиктов әйтте.

"Паром кичүләре навигация беткәч эшен туктата. Боз кичүләре буенча контроль рейдлар оештырылачак. Милекчедән гариза килүгә комиссия белән чыгабыз һәм ачу-ачмауны хәл итәбез", - диде ул.

2019-2020 ел сезонында барлыгы дүрт боз кичүе эшләячәк. Югары Ослан районында: Аракчино станциясе - Югары Ослан торак пункты; Яшел Үзән районында: Яшел Үзән шәһәре - Түбән Карамалы торак пункты; Мамадыш районында: Соколки авылы - Новозакамский торак пункты; Алабуга районында: Покровское авылы - Красный Ключ торак пункты.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев