Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья банкы Россия икътисады күтәрелеше вакытын фаразлады

2017 һәм 2018 елларда Россия икътисадындагы вазгыять яхшы якка таба үзгәрәчәк: рецессия күтәрелеш белән алмашыначак. Бөтендөнья банкының (ББ) "Глобаль икътисади перспективалар" докладында шундый фаразлар бар, дип яза "Lenta.ru". "2017 елда рецессия эчке тулаем продуктның 1,3 процентка артуы белән алмашынырга тиеш", - дип "Синьхуа" мәгълүмат агентлыгы экспертлар фикерен китерә. 2018 елда...

2017 һәм 2018 елларда Россия икътисадындагы вазгыять яхшы якка таба үзгәрәчәк: рецессия күтәрелеш белән алмашыначак. Бөтендөнья банкының (ББ) "Глобаль икътисади перспективалар" докладында шундый фаразлар бар, дип яза "Lenta.ru".

"2017 елда рецессия эчке тулаем продуктның 1,3 процентка артуы белән алмашынырга тиеш", - дип "Синьхуа" мәгълүмат агентлыгы экспертлар фикерен китерә. 2018 елда Россия икътисады үсеше дәвам итәчәк: аналитиклар 1,5 процентка артуны фаразлый.

Шул ук вакытта аналитиклар 2016 елга фаразны раслады. Аның буенча быел Россия икътисады нефть хакларының түбән булуы, шулай ук халыкара санкцияләр фонында 0,7 процентка кыскарачак. Әлеге вазгыятькә ил икътисадына кертелә торган инвестицияләр күләменең кимүе дә тискәре йогынты ясый, дип билгеләп үтелә.

Гомумән алганда, ББ дөнья эчке тулаем продукты үсешенең начар якка үзгәрәчәге турындагы фаразларга төзәтмәләр кертте. Аерым алганда, быел үсеш 2,9 процент тәшкил итәчәк, бу алда фаразланганнан 0,4 процентка кимрәк. Банкның баш икътисадчысы Каушик Басу 2016 елны дөнья икътисады өчен рисклы ел дип атады, дип хәбәр итә "ТАСС". "Глобаль икътисад һәм формалашучы икътисадлар бик зур сикәлтәләргә очрарга мөмкин", - дип билгеләп үткән ул.

Былтыр Россия икътисады 3,8 процентка төшкән. 2015 елның декабрендә бастырылган докладта ББ 2016 елда Россия эчке тулаем продукты кимүе буенча фаразны 0,1дән 0,7 процентка кадәр начарайтты. Аналитиклар моны нефть бәяләренең түбән тәгәрәве белән аңлатты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев