Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенсоюз пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 100 ел

2022 нче уку елы- илебездәге балалар хәрәкәте өчен истә калырдай юбилей елы. Бөтенсоюз пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 100 ел! Шул уңайдан, районыбыз мәктәпләрендә уку елы дәвамында төрле конкурслар, чаралар оештырылып килде. Мәктәп музейларында пионерлар хәрәкәтенә багышланган почмаклар булдырылды. Укучылар эзләнү эшләре алып барып мәктәп пионер оешмасынын елязмасын яздылар.

19 май – Пионер туган көн. Әлеге истәлекле дата мәктәпләрдә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Укучылар пионер хәрәкәте ветераннары белән очраштылар. Алар укучыларга пионер оешмасы, аларнын тарихы, эшчәнлеге, атрибутлары турында сөйләп, үзләренең хезмәт елларын искә алдылар.

Районыбызның балалар хәрәкәте активистлары  һәм пионерлар хәрәкәте ветераны Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы 19 май көнне Казан шәһәрендә пионериянең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев