Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнадан районыбызда өмәләр башлана

16 апрель көнне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советы һәм Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм әлеге оешмаларның техника куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр, контрольлек итүче органнар катнашында киңәшмә үткәрде. Белгәнебезчә, 28 апрель хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан районда 18-28 апрель көннәрендә техника...

16 апрель көнне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов район Советы һәм Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм әлеге оешмаларның техника куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр, контрольлек итүче органнар катнашында киңәшмә үткәрде.

Белгәнебезчә, 28 апрель хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан районда 18-28 апрель көннәрендә техника куркынычсызлыгы ункөнлеге игълан ителде. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе районда эшләп килүче эре предприятиеләрдә булып, аларда бу мәсьәләнең торышын өйрәнеп кайткан һәм бу материалны киңәшмәдә катнашучыларга тәкъдим итте. Видеоязмадан "Татавтодор"ның Саба филиалы, "Сабагаз" идарәсе, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, Янгын сүндерү часте, Район электр челтәре, Урман хуҗалыгы, Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе мисалында техника куркынычсызлыгы таләпләре яхшы куелган мисалларны карап узгач, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, ункөнлек кысаларында һәр оешмага барып, техника куркынычсызлыгы торышын тикшерәчәкләрен җиткерде. Шулай ук социаль иминиятләштерүгә түләнеп бара торган акчаның 20%ын шушы юнәлештә тотар өчен кире оешмага алып булуын да хәбәр итте ул. Район башлыгы Рәис Нургалиевич бу мәсьәләгә һәркемне җитди мөнәсәбәттә булырга чакырды, иң кыйммәт әйбер кеше, аның сәламәтлеге икәнен ассызыклап узды ул.

Таһир Шәрәфиев, шулай ук, җәйге чорда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру буенча алып барыла торган эш, аның кимчелекләрен билгеләп, аларны тиз арада бетерергә өндәде. Районда Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итүгә барган әзерлек эшләре белән дә таныштырып узды.

Районда игълан ителгән чисталык икеайлыгы хакында Башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов сөйләде. Ул инде апрель ае узып баруын исәпкә алып, шимбә өмәләрен активлаштырырга чакырды. Бу атнаның шимбә көне исә, гомумрайон өмәсенә әйләнергә тиеш, диде ул.

Киңәшмәне йомгаклап, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов куелган бурыч-максатларга һәркемнең, бигрәк тә җитәкчеләрнең бик тә җаваплы килүләрен сорады. Аның чыгышы соңында киңәшмә үз эшен төгәлләде.

Чыганак: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев