Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурятиядән кунаклар килде [+фото]

28 мартта районга Бурятия республикасының "Гостехнадзор" идарәсе начальнигы урынбасары Радна Ешеев һәм шул республиканың белгечләре килде. Тәҗрибә алмашу максатыннан килгән кунаклар иң элек "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятендә техник карау үткәрде, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында робот белән җиһазландырылган комплекста булды. Шулай ук, Лесхоздагы орлыкчылык-селекция үзәге эшчәнлеге белән танышты. "Агач орлыктан да үсәмени...

28 мартта районга Бурятия республикасының "Гостехнадзор" идарәсе начальнигы урынбасары Радна Ешеев һәм шул республиканың белгечләре килде. Тәҗрибә алмашу максатыннан килгән кунаклар иң элек "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятендә техник карау үткәрде, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында робот белән җиһазландырылган комплекста булды. Шулай ук, Лесхоздагы орлыкчылык-селекция үзәге эшчәнлеге белән танышты. "Агач орлыктан да үсәмени ул дип гаҗәпләнделәр. Бездәге кебек автоматлаштырылган терлекчелек комплексына, заманча техникалар белән җиһазлануга уңай фикердә киттеләр. Без техник карау вакытында инструменталь контроль үткәрәбез. Бу яңалыкны алар үзләренә тәҗрибә итеп алды", - ди "Гостехнадзор" район инспекциясенең баш инспекторы Рөстәм Харисов.









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X