Бурычларын миллионга җиткерүчеләр дә бар
Башкалада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычлары булган казанлыларны фатирларыннан чыгара башлаганнар. Урамда ук калдырмыйлар, билгеле. Алар шартлары начаррак булган торакка күчерелә. Шул рәвешле республикада ТКХ өчен бурычлары җыелганнарга сабак укытмакчылар. Саннар исә, дөрестән дә, катгый чараларга күчәрлек. Хәзерге вакытта Казан халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен 2 миллиард сум бурычы җыелган....
Башкалада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычлары булган казанлыларны фатирларыннан чыгара башлаганнар. Урамда ук калдырмыйлар, билгеле. Алар шартлары начаррак булган торакка
күчерелә. Шул рәвешле республикада ТКХ өчен бурычлары җыелганнарга сабак укытмакчылар.
Саннар исә, дөрестән дә, катгый чараларга күчәрлек. Хәзерге вакытта Казан халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен 2 миллиард сум бурычы җыелган. Бу - башкалада яшәүче һәр дүртенче гаилә әҗәтле дигән сүз. Башкаланың ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бу чара иң элек муниципаль торак яллап торучыларга кагыла. Ник дигәндә, бурыч суммасының яртысын нәкъ менә алар кайтарырга тиеш. "Күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында түләмәүдән финанслау дәрәҗәсе дә, капиталь төзекләндерү программаларын тормышка ашыру эше дә тоткарлана", - ди комитет рәисе.
Бүген ике гаилә яшәгән фатирыннан чыгарылган да инде. Айлык бурычлары 30 мең сумнан арткан бу гаиләләрне тулай торак бүлмәсенә күчергәннәр. Тагын өч гаилә, бурычларын түләргә акча табып, фатирында яшәп кала алган. Гомумән алганда, Казанда 50,5 мең гаилә ТКХ хезмәтләре өчен - 100 мең сумга кадәр, 1,7 мең гаилә - 101 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, 274 гаилә 301 мең сумнан 600 мең сумга кадәр бурычка баткан. Араларында хәтта әҗәте 1,3 миллион сумга җиткән гаилә дә бар.
Казанлыларның бурычы баштан ашса да, башкалада быелга планлаштырылган капиталь төзекләндерү эше ахырына якынлаша икән. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бүген барлык эшнең 98 проценты башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев