Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычы булганнарның машиналарын ала башлаячаклар

Салым түләмәгән, бурычы булган 32 мең кеше быел чит илгә чыга алмый. Бурычлылар өчен әҗәтне аэропортта ук түләү мөмкинлеге дә булдырырга уйлыйлар. Тик бу система әле икенче елга гына эшли башлар, мөгаен. Аның каравы, тиздән 100 мең сумнан артык түләнмәгән салым, кредит, алиментлары булганнарның машиналарын ала башлаячаклар.

Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым, пеня, штрафлар буенча 7 миллиард сум бурыч исәпләнә. Шуның 1,7 миллиарды физик затларга туры килә. Халыкның күбесе транспорт салымнарын түләми. Андыйлар бүген республикада 490 мең кеше исәпләнә. Бурычы булганнарның автомобильләренә арест салу алымы элек тә кулланыла иде, шул рәвешле быел 75 кеше машинасыз калган. Әле узган атнада гына Яшел Үзәндә 60 мең бурычы булган берәүнең "БМВ" машинасын алганнар. Хәзер исә бу өлкәдә тагын да ныграк эшләргә исәплиләр. Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Эльвира Лабашова әйтүенчә, суд приставлары, салым инспекциясе ЮХИДИ белән берлектә махсус проект әзерли. 100 меңнән артык бурычлары булган кешеләрне бердәм базага кертәчәкләр. ЮХИДИ туктатып, документларны тикшергәндә,бурычлы кешенең шул базада барлыгы ачыкланса, август аеннан машинасын алачаклар.

"Гомумән, бурычларны вакытында түләмәү җитди күңелсезлекләргә китерергә мөмкин, хәерлегә илтми", - дип саный Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин. Бурычларын вакытында түләмәгән кешегә элемтә бүлеге аша кисәтү килә. Аңлашылмаучанлык туган очракта, бу мәгълүматны теркәлү урыны буенча барып тикшертергә дә була. Бурычны кешенең банктагы исәп счетларыннан тотып калырга да мөмкиннәр. Әгәр шуннан соң да әҗәтләр түләнми калса, суд приставлары эшкә кушыла. Алар милеккә арест сала. Бурычларны түләмәү, оешма, яки физик затлар өчен банкротлык белән тәмамлануы бар. Әмма, бу процесс та җиңел башкарылмый, аннары мәсьәләне хәл итүнең дә иң кулай юлы түгел, дип саный белгечләр. Сүз уңаеннан, "Россия Салым кодексының беренче бүлегенә кертелгән үзгәрешләр турында"гы федераль законы нигезендә (2016 елның 3 июленнән) 3 августтан салым түләүче яңа сатып алган автомобиле яки торагы турында яшәү урыны буенча гына түгел, теләгән салым инспекциясенә хәбәр итә ала. Моның өчен инспекциядән "кәгазь" килгәнне көтеп тормыйча, кеше үзе хәбәр итәргә тиеш.

Һәр кеше бурычлары бармы, юкмы икәнен үзлектән дә тикшерә ала. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru.адресы буенча дәүләт порталында яки Россиянең федераль салым хезмәте сайтында теркәлеп, шәхси кабинетыңны булдырырга гына кирәк.

Фото: avtomotoprof.ru

Эльвира МОЗАФФАР

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев