Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушка дигәч, рәхәт булып китә инде

Казанда җиһазлар сата торган бер бик зур кибеттә стакан сатып алсаң, бушка күбенгәнче лимонад эчәргә була. Бөтен дөньяга билгеле алты төрле исемле лимонадлар. Беренче күргәндә, мин дә ышанмаган идем. Әле ул вакытта әни дә исән иде... Казанга беренче тапкыр килеп шундый нәрсәне үз күзләре белән күргән авыл хатынына ел буе...

Казанда җиһазлар сата торган бер бик зур кибеттә стакан сатып алсаң, бушка күбенгәнче лимонад эчәргә була. Бөтен дөньяга билгеле алты төрле исемле лимонадлар.

Беренче күргәндә, мин дә ышанмаган идем. Әле ул вакытта әни дә исән иде... Казанга беренче тапкыр килеп шундый нәрсәне үз күзләре белән күргән авыл хатынына ел буе сөйләрлек бер могҗиза булды ул. Җитмәсә, июнь ае, менә-менә печән өсте башланырга тора.

- Соң, әйдә, берәр бидунга тутырыйкмы соң әллә? И атагыз шатланыр иде. Тукта, кибеттә күпме тора әле моның банкасы? Ә көне буе эчсәң нишләтәләр? Берәрсе санап торадыр әле күренмичә генә. Күбрәк эчсәң, штраф чәпиләрдер әле... Менә, мин әйтәм, шәһәрләр кыланып та күрсәтәләр инде, ә... Безгә, мес­кен авыл халкына, тилегә санап, бәләкәй генә банкасын да ат бәясенә саталар, - дия-­дия шактый басып торган иде әни шул җирдән китә алмыйча.

Сүз уңаеннан, шул ук кибеттә карандашларны да бушка бирәләр. Имеш, сатып алучылар блокнотларына кирәк-ярак нәрсәләрен билгеләп куйсыннар. Рәхәтләнә халык, тутыралар кесәләренә карандашларны учлап. Әнигә күрсәтеп тә тормадым. Курыктым. «Әтиеңә тактага сызарга шәп», - дип, бөтенесен җыеп бетермичә алып кайтып булмас иде, билләһи.

Бушка дигәч, рәхәт булып китә инде. Кунакка баргач, кире килә башлаганчы ашыйбыз. Бушка бит... Җитмәсә, кеше ризыгы һәрвакыт тәмле була. Бер туй азагында исерек ирен сөйрәп кайтырга чык­кан бер хатынның сүзләреннән көлгән идем:
- Эчсәни, эчсен... Шатырдап торган 2 мең тәңкәне салдык. Әле тагын открыткасы, конверты... Эчсен дә, ашасын да.

Үтерә, җәмәгать , бу бушка дигән нәрсә. 100 чакрым ераклыкта һәр кешегә 500 тәңкә болай гына бирәләр икән дисәләр, 1000 тәңкәгә бензин салып чыгып китәсең.
Заманында мин бик хөрмәт иткән, барыгыз да белә торган Рәшит абый Шамкай белән гастрольләрдә йөргән идек. Рәшит абый бик сакчыл кеше. «Ашарга», - дигәч, гел сорый иде: «Колхоз ашатамы, үзебезнең тиеннәргәме?» «Колхоз», - дисәң, керә ашарга. Димәк, бушка. «Үзебез», - дисәң, Суфия апа төреп җибәргән салосын, ипиен, баланын (кан басымы күтәрелүдән), балын чыгара да машинада гына ашый иде. Нәтиҗәдә, без гастрольләрдә эшләгән ярты акчаны ашап бетереп кайтабыз, ә Рәшит абый... Ә Рәшит абый Казанда тугызынчы фатирын алган диделәр.

Бушка... Нинди матур сүз... Һич яшермим, үзем дә бушка булганны яратам. Менә бер көн Кремль янында парковкада элмә тактага күзем төште. Эш көнендә машинаны 1 сәгатькә калдыру 50 сум диелгән. Тик бер сәгатькә генә калдырып булмый, ким дигәндә, 2 сәгатькә калдырырга кирәк. Ә ял көннәрендә бушка. Атна уртасы иде шул. Ярар, мин әйтәм, ял көне килермен әле дидем дә кайттым да киттем. Бушка кирәк...

Илсөя Бәдретдинова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X