Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Актаныш Сабан туена милли баш киемнәреннән генә кертәчәкләр

Оештыручылар әлеге традицияне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлый.

Быел Актаныш Сабан туе бик үзенчәлекле форматта үтәчәк, бәйрәмгә кунакларны бары тик милли баш киемнәреннән генә кертәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Актаныш Сабан туеның оештыручысы Булат Шәйхрәзиев хәбәр итте.

Татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе – Сабан туе якынлаша. Басу батырларын зурлау, милли көрәш, җыр-моң, күңел ачулар, төрле уеннар – болар барысы да Сабан туе бизәкләре. Сабан туе татар халкының рухи бердәмлеген ныгыткан. Актанышта Сабан туе 17 июньдә узачак. Быелгы Сабан туе үзенчәлекле булуы белән аерылып тора: бәйрәмгә калфак һәм түбәтәй киеп килгән кунакларны гына кертәчәкләр.

Сабан туеның оештыручысы, Булат Шәйхрәзиев, калфакларның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр дигән фикерен җиткерде. “Тормышыбызда калфактан, түбәтәйдән йөрү күркәм гадәткә әйләнсен иде, аны киләчәктә дә дәвам итмәкче булабыз. Сабан туенда да милләтебез бизәкләре бердәмлек һәм бергәлекне чагылдырачак. Милләтебезне таныта торган әлеге киемнәрне Сабан туенда да сатып алырга мөмкин булачак”, - диде ул.

Ә 16 июньдә кичке авыл Сабан туе булачак. Һәр килгән кешегә дә уеннарда, ярышларда, бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бар. Шулай ук җырларга да, биергә дә, гармунда уйнарга була. Кунакларны авылның яшәүчеләре, фермерлары, осталары белән таныштырачаклар, татарларның “Швейцария авыллары”нда яшәүләре турында сөйләнеләчәк.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев