Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстан югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны каралган

Өстенлек инженер-техник юнәлешләргә биреләчәк Быел Татартанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республика территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен, каралган. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов...

Өстенлек инженер-техник юнәлешләргә биреләчәк

Быел Татартанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республика территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен, каралган. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов китерде.

Аның сүзләренә караганда, былтыр вузларга укырга керү өчен 14, 5 мең (14488 ) бюджет урыны бүлеп бирелгән булган. Шул рәвешле, быел федераль бюджеттан каралган бушлай урыннар саны арту тенденциясе күзәтелә, дип сөйләде спикер. Әмма бу, нигездә, магистратура программаларына кабул итү күләме арту белән аңлатыла. Шулай ук югары белем бирү системасын оптимальләштерүгә юнәлтелгән мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте кысаларында быел социогуманитар, икътисад, өлешчә, авыл хуҗалыгы, педагогик юнәлешләр буенча бюджет урыннары кыскара, төп өстенлек инженер-техник юнәлешләргә бирелә.

"Әлбәттә, шуны да исәпкә алырга кирәк: дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән 16,5 меңнән артык бюджет урынының барысы да абитуриентлар өчен түгел, аларның бер өлеше бакалавриат һәм специалитет юнәлешләре буенча югары уку йортын тәмамлаучыларга каралган", - дип тәгаенләде Андрей Поминов.

Ул республикада, мәктәпне тәмамлап, вузга укырга керүчеләр санының елдан-ел артуын билгеләп узды. Мисалга, 2013 елда 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның 89 проценты, 2014 елда исә 91 проценты югары уку йортына кабул ителгән. Быел да саннар әллә ни үзгәрергә тиеш түгел, дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. Аның сүзләренчә, быел кабул итү тәртибендә әллә ни зур үзгәрешләр юк. Вузлар абитуриентлардан документларны 19 июньнән дә соңга калмыйча кабул итә башларга тиеш. Документларны 24 июльгә кадәр тапшырып булачак. 30 июльдә вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендында укырга керү имтиханнарыннан башка һәм максатчан урыннарга, 4-7 августта исә гомуми конкурс буенча кабул итүчеләрнең исемлеге эленә.

Андрей Поминов быел югары уку йортларына максатчан кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүенә игътибар юнәлтте. Яңа кагыйдәләр буенча максатчан белем алу турында 2 килешү төзелә: абитуриент һәм эш бирүче арасында, вуз һәм эш бирүче арасында. Шунысы да игътибарга лаек: аның беренчесе югары уку йортына документлар тапшырганчы ук имзаланырга тиеш. Чыгыш ясаучы тагын бер яңалыкны билгеләп узды: хәзер муниципаль районнар эш бирүчеләрдән гаризалар җыеп, районнан максатчан юллама белән укырга керергә дәгъва кылучылар исемлеген төзи. 1 майга кадәр әлеге исемлекләр тармак министрлыкларына җибәрелә, 10 майга кадәр министрлыклар гомуми исемлекне вузга тапшыра. Югары уку йорты, үз чиратында, 20 майга кадәр аларга җавап кайтарырга тиеш. Шул рәвешле, быелдан максатчан юллама буенча укырга керергә теләүче абитуриентлар өч баскычлы сайлап алу уза (районда, тармак минисртлыкларында һәм БДИ нәтиҗәләре буенча югары уку йортында).

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары билгеләп узганча, максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Әмма аларның саны артырга да мөмкин. Мисалга, былтыр, федераль министрлык киңәше белән, медицина белгечлеге буенча бюджет урыннарының 50 проценты максатчан кабул итүгә бүлеп бирелгән. Быел да шулай булачак. "Моннан тыш, быел Татарстан югары уку йортларында педагогик әзерлеккә максатчан квоталар күләмен 15 проценттан 40 процентка кадәр арттыру ниятләнә", - диде Андрей Поминов.


Татар-информ,

Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев