Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанның 134 чыгарылыш сыйныф укучысы аттестат алмаячак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган БДИның алдагы нәтиҗәләрен бастырган. Алдагы мәгълүматлар буенча, 2013 нче елда Татарстанда БДИның уртача баллары, үткән елгы күрсәткечләргә караганда, барлык предметлар буенча югарырак. Алар география буенча 0,8 баллга кимрәк. Испан телен Казан мәктәбенең бер укучысы тапшырган, аның уртача баллы - 37,0...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган БДИның алдагы нәтиҗәләрен бастырган.

Алдагы мәгълүматлар буенча, 2013 нче елда Татарстанда БДИның уртача баллары, үткән елгы күрсәткечләргә караганда, барлык предметлар буенча югарырак. Алар география буенча 0,8 баллга кимрәк. Испан телен Казан мәктәбенең бер укучысы тапшырган, аның уртача баллы - 37,0 (2012 нче елда испан теле буенча уртача балл - 58,0).

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында хәбәр ителгәнчә, быел 416 эш 100 баллга башкарылган, 2012 нче елда - 109. Республикада 100 баллга химия буенча эшләр күп башкарылган - 216 (2012 нче елда - 10). Рус теленнән БДИда 60 кеше 100 балл җыйган (2012 нче елда - 66), информатика буенча - 40 (22), физика - 36 (0), биология - 21 (3), инглиз теле - 18 (0), математика - 15 (2), рус әдәбияты - 5 (3), тарих - 4 (1), җәмгыять белеме - 1 (0).

2012 нче елда дәүләт (муниципаль) мәгариф учреждениеләре укучылары арасында рус теленнән һәм математикадан БДИ тапшырмаган көндезге гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары өлеше 1,15 процент (233 кеше) булган. Быел 134 кеше аттестат алмаячак, бу - якынча 0,8 процент.

Югары балл җыйган эшләр республика комиссияләре тарафыннан тагын бер кат тикшерелгән. Дәүләт имтихан комиссиясе карары нигезендә БДИда катнашучыларның нәтиҗәләре сакланган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев