Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел укытучыларның уртача хезмәт хаклары 26 100 сумга җиткән

Быел укытучыларның уртача хезмәт хаклары 26 100 сумга җиткән. 2009 елда исә айга уртача 7364 сум тәшкил иткән булган. Әлеге саннар узган шимбәдә Саба гимназиясендә үткәрелгән район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының отчет-сайлау конференциясендә яңгырады. Конференция эшендә катнашкан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров үзенең чыгышында әйткәнчә, 2009 елдагы...

Быел укытучыларның уртача хезмәт хаклары 26 100 сумга җиткән. 2009 елда исә айга уртача 7364 сум тәшкил иткән булган. Әлеге саннар узган шимбәдә Саба гимназиясендә үткәрелгән район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының отчет-сайлау конференциясендә яңгырады. Конференция эшендә катнашкан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров үзенең чыгышында әйткәнчә, 2009 елдагы отчет-сайлаулардан соң мәгариф тармагында зур үзгәрешләр булды. Шулай ук күп кенә социаль мәсьәләләр уңай хәл ителде. Укытучыларның хезмәтенә түләүнең артуында профсоюзларның роле бәхәссез. "Мәгарифтә яңача түләү системасына күчкәндә республика профкомының дәүләт хакимияте органнары белән социаль диалогы нәтиҗәсендә хезмәт хакларын күтәрергә мөмкин булды. 2012-2014 елларда профсоюзлар инициативасы белән республика Министрлар Кабинеты яңа түләү системасына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы 22 карар кабул итте",- дип сөйләде Юрий Прохоров. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов чыгышында да мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

Профсоюз комитетының биш елдагы эшчәнлеге белән аның рәисе Гөлнәзирә Гүзәлова таныштырды. Фикер алышуларда район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, мәктәпләрдәге башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре катнашты. Конференциядә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе итеп бертавыштан Айгөл Марат кызы Шәмсевәлиева сайланды. Делегатлар Гөлнәзирә Гүзәловага профсоюз оешмасына озак еллар зур инициатива күрсәтеп җитәкчелек иткәне өчен рәхмәт белдерделәр. Аңа Россия мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитетының Мактау грамотасы тапшырылды. "Гөлнәзирә Мөдәррисовна бик тырыш, тәҗрибәле җитәкче иде. Өч бала әнисе булса да, мәктәпләрдән кайтып тормады, мәгариф хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен кайгыртты. Яңа сайланган рәисебез дә аның үрнәгендә нәтиҗәле эшләсен иде",- дип сөйләде Саба аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү интернат-мәктәбе директоры Ләйсән Билалова. Соңыннан актив әгъзаларга профсоюз комитеты Грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев