Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел велосипедта йөрүчеләр катнашында 82 авария булып, аларда 9 кешенең гомере өзелде

Җәйге чор скутерларда һәм башка төр мототехникада йөрүчеләрнең активлашуы белән бәйле. Нәтиҗәдә юлларда бәхетсезлек очраклары да ешая. Әйтик, 2013 елның 7 аенда республикада мототранспортта йөрүчеләр катнашында 209 авария булды. Аларда 21 кеше үлде, 228е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Юлларда һәлак булучылар саны былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 31...

Җәйге чор скутерларда һәм башка төр мототехникада йөрүчеләрнең активлашуы белән бәйле. Нәтиҗәдә юлларда бәхетсезлек очраклары да ешая. Әйтик, 2013 елның 7 аенда республикада мототранспортта йөрүчеләр катнашында 209 авария булды. Аларда 21 кеше үлде, 228е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Юлларда һәлак булучылар саны былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 31 процентка артты. Соңгы фаҗигаләрнең берсе 2 августта Минзәлә районында булды. Җиңел машинаны йөртүче мотоциклда баручыга юл бирмичә, аңа килеп бәрелә. Нәтиҗәдә авыр җәрәхәтләнгән мотоцикл­чы хастаханәдә үлә. Шундый бәхетсезлек май аенда безгә күрше Кукмара районында да килеп чыккан иде. "КамАЗ" машинасы төп юлдан барган мотоциклга юк бирмәве аркасында 15 яшьлек укучы баланың гомере өзелде. Мотоциклга утырган пассажир яраланды, алар икесе дә мотошлемсыз булалар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре җәйге чорда ике тәгәрмәчле транспортта йөрү кагыйдәләрен бозучыларга таләпчәнлекне арттыра. Быел республикада аек булмаган хәлдә яки "права"сы булмаган - 200дән артык, документларсыз йөргән 150гә якын мотоциклчы тоткарланды. Безнең районда 11 мотоциклчыга чара күрелде. Скутерда йөрүчеләр дә читтә калмый. Аларда 16 яше тулганнар гына йөрергә һәм алар мотошлем кигән булырга теш. Скутер-мопедта исерек хәлдә йөрүчеләр башка төр транспорт белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителә. Ата-аналар шулай ук автомобиль юлларына велосипед белән 14 яше тулганнарның гына чыгарга тиешлеген онытмасынар иде. Быел республикада велосипедта йөрүчеләр катнашында 82 авария булып, аларда 9 кешенең гомере өзелде. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын иде.

Илнур Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев