Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч бала әнисе хокукларыннан мәхрүм ителде

Гаиләдәге өч ир баланы социаль приютка урнаштырганнар. Суд балаларның әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итте. Әлеге хатын-кыз ана капиталы акчасына сатып алынган яшәү шартлары да булмаган йортта гомер кичергән. Үзе беркая да эшләмәгән. Фәкать бала апособиесенә генә тамак туйдырганнар. Ара-тирә өйдәш ире акча алып кайткалаган. Әни кеше кулына кергән акчасын эчәргә...

Гаиләдәге өч ир баланы социаль приютка урнаштырганнар. Суд балаларның әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итте.


Әлеге хатын-кыз ана капиталы акчасына сатып алынган яшәү шартлары да булмаган йортта гомер кичергән. Үзе беркая да эшләмәгән. Фәкать бала апособиесенә генә тамак туйдырганнар. Ара-тирә өйдәш ире акча алып кайткалаган. Әни кеше кулына кергән акчасын эчәргә тоткан. Балаларын тәрбияләү турында уйламаган да. Хәтта аның ике баласына карата җенси характердагы көчләү гамәлләре дә кылынганлыгы ачыклана. Битарафлык аркасында бер баласы пешү җәрәхәтләре дә алган.

Әни кеше "Җиңелчә дәрәҗәдәге акылга зәгыйфьлек" диагнозы 6 ел исәптә торган. Элегрәк, әле башка торакта гомер иткәндә фатир хуҗабикәсе белән бергәләп эчеп ятуы мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре берничә тапкыр фатирдан наркотик кулланучыларны да эләктергәләгән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев