Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда тантаналы рәвештә кабина каркаслары заводын ачтылар

Кабиналарның яңа каркаслары КАМАЗ җыю конвейерына да, Mercedes-Benz йөк машиналарын җыю производствосына да китереләчәк.

Чаллыда «Даймлер КАМАЗ Рус» уртак предприятиесе кабина каркаслары заводын ачу тантанасы узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм икътисад министры урынбасары Алексей Морозов, «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

К5 буын автомобильләре өчен кабина каркаслары заводын төзү 2016 елның 10 мартында башланды. Бу КАМАЗ территориясендә соңгы дистә елда төзелгән иң эре объект. Аны төзегәндә иң заманча технологияләр кулланылды.

Завод дүрт цехтан тора: буяу, эретеп ябыштыру, логистика һәм энергия үзәге. Бинаның гомуми мәйданы - 67,92 мең квадрат метр, куәте – елына 57 мең кабина җитештерү. Җиде төрле модификация чыгару планлаштырыла. Проект кабиналар каркасларын җитештерүнең тулы циклын булдыру: штампланган детальләрне локальләштерү, аларны эретеп ябыштыру һәм буяу күздә тотыла.

«КАМАЗ» ГАҖ һәм аның стратегик партнеры Daimler каркас кабиналар заводын паритет нигездә уртак төзи башладылар. Автогигант бина төзелешен тулысынча үз өстенә алган, ә «Даймлер КАМАЗ Рус» предприятиесе Daimler AG белән берлектә җитештерүне оештыру өчен җаваплы. Россия компаниясе производствога якынча 10 млрд сум, ә немец концерны 15 млрд сумга якын акча керткән.

Кабиналарның яңа каркаслары КАМАЗ җыю конвейерына да, Mercedes-Benz йөк машиналарын җыю производствосына да китереләчәк.

Яңа заводта якынча 700 яңа эш урыны булдырылган. Коллектив өч сменада атнага биш көн эшләячәк дип көтелә.

Фото: Эльвира Мухаметдинова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев