Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыдагы балалар бакчасында ике сабый урамга чыгып киткәнен тәрбияче күрми калган

Яшь ярымлык сабыйлар үзләре генә машиналар тукталышына кадәр барып җиткәч, аларны узып баручылар күреп ала һәм балалар бакчасына китерә.

Чаллыдагы балалар бакчасында тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада, ике сабый урамга чыгып киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

22 сентябрь иртәсендә «Радужный» балалар бакчасында ике сабый — яшь ярымлык малай һәм кыз тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада җиңелчә киемнәрдән генә урамга чыгып киткән. Сабыйларны автостоянкада шул тирәдән үтеп баручылар табып, балалар бакчасына алып кайткан.

Сабыйлар зыян күрмәгән һәм бакчага йөрүләрен дәвам иткән. Балаларның әти-әнисе мәктәпкәчә учреждение җитәкчелегенә карата дәгъва белдермәгән.

Республика прокуратурасы бакча мөдире адресына закон бозуны бетерү турында гариза юллаган. Аның нәтиҗәләре буенча ике тәрбиячегә җәза бирелгән. чыганак:https://tatar-inform.tatar.ru

фото:https://yandex.ru/images/search?text=%D0%B4%D0%B2%D0%BE%D0%B5%20%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D1%8C%D0%BA%D0%B8%D1%85%20%D0%B4%D0%B5%D1%82%D0%B5%D0%B9%20%D0%BD%D0%B0%20%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B3%D0%B5&stype=image&lr=43&source=wiz&p=1&pos=102&rpt=simage&img_url=https%3A%2F%2Fsun9-44.userapi.com%2Fc855724%2Fv855724084%2F1dd488%2FdN9vuKW0yNQ.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев