Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыдан бер ханым ел дәвамында өч бала тапкан

Мондый хәл бик сирәк очрый.

Узган якшәмбедә, 20 декабрьдә, төнлә, 2 сәгать 45 минутта, Кама балалар медицина үзәге акушер-гинекологлары бер хатын-кызның 2020 елда өченче баласын  таптыралар.

Яңа туган балага әти-әниләре Сәид дип исем кушалар. Ул 3590 грамм авырлыкта һәм буе 53 сантиметр.

Шунысы игътибарга лаек, нәкъ 11 ай элек, ягъни агымдагы елның 20 гыйнварында, бу Чаллы хатыны ике баласын - Сафия һәм Кәбирә исемле кызларын таба.

"Беренче һәм икенче бала табу арасында шундый кечкенә тәнәфес булган очраклар сирәк түгел, хәтта хәтта тугыз ай да булырга мөмкин, - дип хәбәр итте КДМЦ акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Алексей Экстрин. - Бер ел эчендә күп балалы гаилә булып куюлары кызык, әлбәттә. Хәзерге вакытта бала табучы һәм бала үзен яхшы хис итә".

Автор: Ляля Гайфутдинова

Фото: пресс-служба КДМЦ

Чыганак: chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев