Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы наркоманы лифтта 13 яшьлек кызга бәйләнгән

Тикшерү органнары тарафыннан, моңа кадәр берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган 40 яшьлек Сергей Свотневнка карата РФ Җинаять кодексының 135 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча гаепләү белдергән.

Тикшерү фаразлары буенча, 24 ноябрь кичендә Свотнев Чаллыдагы бер торак йорттагы лифтка керә. Анда үзеннән башка бер хатын-кыз һәм 13 яшьлек кыз бала да була. Гаепләнүче, хатын-кызның чыгып киткәнен көтеп кенә тора да, икесе генә калгач, кызга карата бозык гамәлләр кыла башлый. Лифт туктагач, кыз баскыч мәйданчыгына йөгереп чыга һәм өенә шалтырата башлый. Свотнев китеп бара.


Бу хакта белеп алган әни кеше хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә, гаепләнүче шул ук көнне йорт каршындагы балалар мәйданчыгында тоткарлана. Наркологик диспансерда исәптә торучы ир-ат үз гаебен танымаган. Тикшерү органнары үтенече буенча суд аны сак астына алган.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51828-challyi-narkomanyi-liftta-13-yashlek-kyizga-b%D3%99yl%D3%99ng%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев