Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чат татары: Без авыл мулласын кулга күтәреп йөрергә әзер

Себер татарларының юкка чыгып баручы борынгы авылын Навил хәзрәт рухи һәм туристик үзәккә әверелдергән.

Новосибирск өлкәсе Юрт-Ора чат татарлары авылы туристик үзәккә әверелгән. "Авылда асфальт юл, мәчет, музей салынды, урамнар яктыртылды. Халык туган нигезенә кайта башлады. Бөтенесе дә Навил хәзрәт тырышлыгы, муллабызны кулда күтәреп йөрерлек", - диде авылның иң өлкән кешесе, 93 яшьлек Гөлҗиһан Шәһабетдинова "Татар-информ"га.

Юрт-Ора авылы 12-13 сентябрьдә Томск шәһәрендә узачак Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашучыларны кунакка кабул итте. "Мин бу авылда туып үстем, хәрби хезмәткәр булдым. Соңгы елларда авылның "проходной дворга" әверелә баруына күңелем әрнеде", - дип сөйләде Навил хәзрәт.

Бу авыл Новосибирск шәһәреннән 65 чакрым ераклыкта, Обь елгасы буенда урнашкан. "Авылга VIII гасырда нигез салынган. Обь елгасы чатында урнашкан чат татарлары тарихта билгеле, алар бу җирләргә беренчеләрдән булып килеп урнашкан. Җиде мәчет эшләгән. Совет чорында берсе дә калмады", - ди хәзрәт.

Навил Шәһабетдиновка 61 яшь. Ул Новосибирск Югары хәрби училищесын, Мәскәүдә хәрби-сәяси академия тәмамлаган. 2012 елда Казанның Россия ислам университетына укырга керә, алты ел укый. Шул елда ул авылда яңа мәчет төзергә карар кыла.

"Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Президентына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Татарстан 400 мең сум акча бирде. Шул акчаның бер өлешенә үткән ел "Чат татары йорты музей-утары" оештырдык, калганы мәчеткә тотылды", - ди хәзрәт.

Татарстан акчасына мәчет янындагы бер иске йорт сатып алынган һәм төзекләндерелгән. Ул чат татарларының борынгыдан көнкүреше белән таныштыра. Хәзер авылга көн саен диярлек туристлар кайта, кешеләр йортлар сала, ремонтлый. Кыш көне алтмышлап, кыш көне 150ләп йортта кешеләр яши. 

  • Чат татарлары - себер татарларның Новосибирск, Томск өлкәләрендә, Обь, Чик, Уень, Чаус елгалары бассейнында яшәүче этнографик төркеме. Үзатамалары - цаттыр. Барлыгы 1000-2000 тирәсе чат татары бар дип исәпләнә.

Чат татарлары - татарларның Новосибирск, Томск өлкәләрендә, Обь, Чик, Уень, Чаус елгалары бассейнында яшәүче этник төркеме. Үзатамалары - цаттыр. Барлыгы 1000-2000 тирәсе чат татары бар дип исәпләнә.

Фото: Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X