Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчкә: «Баламны кулыма алмыйча, йөрәк астымда кемне йөртүемә ышанып бетә алмыйм әле»

Мәгълүм булганча, быелгы язгы һәм җәйге айларда татар җырчыларының һәм алып баручыларның гаиләләренә ләк-ләкләр килеп кенә торды.

Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова, Гүзәл Идрисова, Айсылу Лерон, Эльвира Әхмәтова, Чулпан Йосыпова, Асылъяр гаиләләрендә сау-сәламәт бәбиләр туып, кемдер беренче тапкыр, ә кемдер кабаттан бәхетле әниләр булдылар.
Әлеге матур исемлеккә кушылырга җырчы Чәчкәнең дә вакыты җитеп килә. Ул йөклелек чорының сигезенче аена чыкты. Шуңа күрә әлегә декрет ялының барлык тәмен тоеп, ашыйсын-ашап, йөрисе килгән җиренә йөреп, ял итә. Бәбинең туачак вакытын табиблар август уртасына дип билгеләгәннәр. Бераз вакыт булганга күрә, Чәчкә сабые дөньяга киләчәк балалар тудыру йортын әлегә сайламаган.

- УЗИ кыз дип күрсәтсә дә, баламны кулыма алмыйча йөрәк астымда кемне йөртүемә ышанып бетә алмыйм әле. Яшьтәшләремнең балалары үсеп җитеп, мәктәпкә бара инде. (Чәчкәгә 31 яшь - Авт.) Ә мин әле беренче тапкыр әни булырга гына әзерләнәм. Һәм моңа бик җитди карыйм, - дип елмая җырчы. - Аллага шөкер, йөклелелек чорым бик яхшы уза. Шуңа күрә моңа кадәр иҗатымда өзеклек булмады. Ә менә Сабан туйларыннан соң ял итәргә уйладым. Чөнки ерак юлларга йөрү көннән-көн авырлаша. Бәбиемне исән-сау табып, бераз өйдә торганнан соң исә концертларда канаша башлармын дип торам. Инде 10 сентябрьга заказ да алдым. Кечкенә бәби булуына карамастан, эшемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Булачак әниләр төрле ырымнарга ышанучан була, шуңа күрә сабый дөньяга аваз салмыйча алдан кием-салым, йоклау урыны, башка кирәк-яракларны алырга ашыкмый. Бу мәсьәләгә карата Чәчкәнең дә фикерен белештек.

- Әни алдан алмаска куша. Түзеп булмый бит! Моңа кадәр яшь балаларның киенүләренә игътибар иткәнем юк иде. Хәзер күзәтә башладым. Үзем дә кибеткә кергәч, бик тә ошаган берәр нәрсә алып чыгам. Ә болай әлегә бик кирәкле әйберләр алынмады. Вакытыбыз бар бит әле безнең! - диде булачак яшь әни.

Без исә Чәчкәгә йөклелек чорын иән-сау йөреп бетереп, сау-сәламәт бәби алып кайтуын теләп калабыз.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев