Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чирмешәндә дога белән дәвалый башлаганнар

Чирмешән район хастаханәсендә дини авырулар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре барлыкка килгән, дип хәбәр итә Диния нәзарәте. Алар стационарның өченче катында урнашкан ашханәне янәшәсендә урнашкан. "Бүлмәдән иман нуры балкып тора, - дип шатлана гыйбадәт кылып чыгучылар. - Мөселманнар бүлмәсендә идәнгә намазлыклар җәелгән, укысаң, дини китаплар да бар". Христианнар ягында да дини...

Чирмешән район хастаханәсендә дини авырулар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре барлыкка килгән, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

Алар стационарның өченче катында урнашкан ашханәне янәшәсендә урнашкан. "Бүлмәдән иман нуры балкып тора, - дип шатлана гыйбадәт кылып чыгучылар. - Мөселманнар бүлмәсендә идәнгә намазлыклар җәелгән, укысаң, дини китаплар да бар".

Христианнар ягында да дини кирәк-яраклар урнаштырганнар, анда да кечкенә генә китапханә булачак икән. Шушы бүлмәләрдә руханилар дини йолалар башкара.

Гыйбадәт кылу бүлмәләрен ачарга эшмәкәрләр булышлык иткән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев