Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир Исхаков Чабаксарда Иван Грозныйга куелган һәйкәл озак тормас дип фаразлады

Бүген Чабаксар шәһәрендә урамда булачак музейның беренче экспонаты — Явыз Иван һәйкәле куелды.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бүген Чабаксар шәһәрендә Явыз Иванга куелган һәйкәл турында үз фикерен әйтте.

«Бу күренешкә бик тискәре карыйм. Кеше үтерүчегә һәйкәл куйдылар. Начар бер гамәл. Ул анда озак тормас, дип уйлыйм. Минем күзәтүләрем буенча чувашларның җәмәгатьчелеге үз фикерен әйтте. Гуманитар институтлары, язучылар берлеге кебек оешмасы, милли хәрәкәт вәкилләре дә каршы чыкты. Чувашлар ягыннан моңа хуплау юк. Чуваш милләтеннән тыш куелган һәйкәл. Алар ихтыярыннан тыш», — ди галим.

«Константин Иванов исемендәге сквер шәһәрнең тарихи өлеше. Иван Грозный скульптурасы безнең ачык һавадагы музейның беренче экспонаты булып тора. Бары үткәнеңне хөрмәт иткәндә генә, хәзергене кадерләп һәм киләчәккә карап була», — ди Чабаксар шәһәре администрациясе башлыгы Алексей Ладыков. Бу хакта шәһәрнең рәсми сайтында язылган.

Фото: gcheb.cap.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев