Сабада сабыйларга Мөхәммәт, Йосыф, Нариман, Риналия, Илана дип исем кушканнар
Яңалыклар

Сабада сабыйларга Мөхәммәт, Йосыф, Нариман, Риналия, Илана дип исем кушканнар

Кызлар күбрәк туган.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2018 елның I кварталында 77 бала дөньяга килгән. Бу – былтыргының шушы чоры күрсәткеченә караганда 6 сабыйга кимрәк. Туучыларның 34е малай, 43 кыз.Әти-әниләр сабыйларына саф татарча Мөхәммәт, Йосыф, Нариман дип тә, шулай ук Риналия, Илана дип тә исем кушканнар. Март аенда 4 гаиләдә –1нче, 7 гаиләдә –2нче, 10 гаиләдә –3нче, 1 гаиләдә 4нче бала туган. Шулай ук никахлашучылар саны да кимү ягына үзгәргән. Былтыр 1 апрельгә 34 яшь гаилә барлыкка килсә, быел 29 пар гына язылышкан. Шул вакытта шактый гына еллар яшәгән 11 гаилә таркалган. Иң зур күрсәткеч – вафат булучылар саны. Быел 93 кеше арабыздан киткән, былтыр да 1нче кварталда районыбыз шулкадәр югалту кичергән булган. Кызлар күбрәк туса, дөньялар тыныч торачагына юрыйлар. Гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.

Фото: https://pixabay.com | olhovskayaa


Нет комментариев