Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат 5 сәгать буе танктан чыга алмаган [+фото]

Түбән Тагилда оештырылган халыкара кораллану күргәзмәсе вакытында «Русия пенсионерлары гаделлек өчен» партиясе лидеры Игорь Зотов яңа төр танкны эчтән карарга теләгән һәм кергән җиреннән чыга алмыйча кысылып калган. Депутатны иреккә чыгару өчен 5 сәгать вакыт кирәк булган. Аны коткару эшенә Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, күргәзмәдәге куркынычсызлык вәкилләре дә җәлеп ителгән....

Түбән Тагилда оештырылган халыкара кораллану күргәзмәсе вакытында «Русия пенсионерлары гаделлек өчен» партиясе лидеры Игорь Зотов яңа төр танкны эчтән карарга теләгән һәм кергән җиреннән чыга алмыйча кысылып калган.



Депутатны иреккә чыгару өчен 5 сәгать вакыт кирәк булган. Аны коткару эшенә Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, күргәзмәдәге куркынычсызлык вәкилләре дә җәлеп ителгән. Әлеге хәл депутатның ачуын шул кадәр нык кузгаткан ки, танктан чыга алмасам, барыгызны да атам, дип янаган. Бәхеткә, күңелсез хәл корбаннарсыз гына төгәлләнгән - депутатны люктан чыгарганнар.

Безенең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев