Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

DJ Radik тау башына менеп хыялын тормышка ашырган! [+фото]

Мәскәүдә яшәүче җырчы Радик Яруллин (DJ Radik) Швейцариянең Женева шәһәрендә узган Сабан туенда катнашкан. Бәйрәм яңа гына барлыкка килгән "Юлдаш" берләшмәсе тарафыннан беренче тапкыр оештырылган. "Сабан туена Европаның төрле илләреннән бик күп татарлар килде. Күптәнге танышларымны да очраттым", - ди Радик. Радикның сәяхәте моның белән генә тәмамланмый. Сабан туеннан соң...

Мәскәүдә яшәүче җырчы Радик Яруллин (DJ Radik) Швейцариянең Женева шәһәрендә узган Сабан туенда катнашкан. Бәйрәм яңа гына барлыкка килгән "Юлдаш" берләшмәсе тарафыннан беренче тапкыр оештырылган. "Сабан туена Европаның төрле илләреннән бик күп татарлар килде. Күптәнге танышларымны да очраттым", - ди Радик.
Радикның сәяхәте моның белән генә тәмамланмый. Сабан туеннан соң ул Швейцария шәһәрләрен күрергә һәм өлешчә Европаны гизәргә уйлый. "Әйтергә кирәк, Женева - дөньядагы иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе булып чыкты. Прокатка машина алып, Цюрих, Берн, Милан, Анси, Лион кебек күп кенә шәһәрләргә бардым. Франциянең көнчыгышында урнашкан Шамони шәһәре аеруча күңелгә ошады. Шәһәр үзе башкалардан әллә ни аерылмаса да, ул Европадагы "Монблан" исемле иң зур тауның итәгендә урнашкан", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Радик.

"Монблан" ак тау дип тәрҗемә ителә. Әлеге тауның биеклеге 4810 метрга җитә. "Ул хәтта болытлардан биегрәк, югарырак. Тау башында яңа горизонт ачыла, менә шунда дөньяның никадәр гаҗәеп булуын аңлыйсың! Самолетта очканда, болытлар арасында эленеп калсын иде дә, самолет канатына басып, дөньяның матурлыгына хозурланыр идем дип еш кына хыялланам. Бу тауда нәкъ менә шулайрак булды да. Ләкин тирә-якны самолет канатыннан түгел, ә күпердән күзәттем. Хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып бирү кыен, әлеге матурлыкны үз күзләрегез белән күрергә киңәш итәм", - диде Радик.



Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев