Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында пенсияләрне яңадан исәпләү хокукы турында сөйләделәр

Армиядә хезмәт иткән кешеләр, декрет ялында булучылар, хәрби производство ветераннары пенсияне яңадан исәпләтү хокукына ия.

Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Ионин, эш стажы исәпкә алынмау сәбәпле, өстәмә пенсия түләүләре кемгә тиеш булырга мөмкин турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Бу мәсьәлә, нигездә, зарарлы производстволар күп булган төбәкләрдә яшәүчеләргә кагыла, ди депутат. "Бу барлык зур предприятиеләр: металлургия, шахталар, хәрби производстволар ветераннары", — дип аңлатты парламентарий.

Исәпкә алынмаган стаж проблемасы белән армиядә хезмәт иткән затлар, хәрбиләрнең хатыннары очрашырга мөмкин, дип өстәде Ионин. Моннан тыш, яңадан исәпләү өчен декрет ялында һәм бала карау ялында булган, инвалидларны караган яки вакытлыча эшкә сәләтсез булган кешеләр мөрәҗәгать итә ала.

Фото: https://pixabay.com | Skitterphoto

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев