Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителәчәк

Татарстанда яшәүче җитмеш гаиләгә мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшырачаклар.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәрендә  Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителәчәк. Чара гаилә бәйрәме кысаларында “Казан” гаилә үзәге янында узачак. Бу хакта “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

“Бәйрәмнең популярлыгы елдан-ел үсә, катнашучылар арта”, - диде Шәвәлиева.

Июль башында мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальләр тапшыру тантанасы булачак. Быел Татарстанда яшәүче җитмеш гаиләгә шундый медаль бирәчәкләр.

Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, Дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда ЗАГС органнары тантаналы төстә никахларны теркәячәк, гаилә юбилейларын билгеләп үтәчәк, ана капиталына сертификат тапшырачак һәм төрле чаралар оештырачак.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев