«Добрый ребенок» фонды Казан балалары өчен Сабага сәяхәт оештырды
Яңалыклар

«Добрый ребенок» фонды Казан балалары өчен Сабага сәяхәт оештырды

Хезмәт һәм ял чиреге дәвам итә

 Байлар Сабасы бистәсендә һөнәри юнәлеш бирү, экологик аң тәрбияләү, крестьян-фермерлык эшчәнлегенә тарту максатында Казан балалары һәм яшүсмерләре өчен экскурсия оештырылды. Сәяхәтне оештыручы – «Добрый ребенок» хәйрия фонды. Мондый инициативалар Фонд тарафыннан даими рәвештә оештырыла. Аның  максаты – тәрбия һәм мәгариф өлкәсендә җәмгыятьне мәдәни-әхлакый формалаштыруга юнәлдерелгән проектларга ярдәм итү. Фонд фикердәшләр бергәлеген һәм инклюзив белем бирү мохитен булдыру өстендә эшли.


Нет комментариев