Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ДОСААФ идарәсе рәисе яшьләрне армиягә әзерләү өчен тирлар булдырырга тәкъдим итте

Элегрәк Татарстанның ДОСААФ структурасында 40тан артык тир эшләгән булса, хәзерге вакытта бары тик ике генә тир эшли.

Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү һәм корал белән куркынычсыз эшләргә өйрәтү өчен тир төзелеше буенча республика программасы булдырырга тәкъдим итте. Бу тәкъдимен ул кичә Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта җиткерде.

“Бик аз процент призывникларның гына ату коралы белән куллана белүен минем күп тапкыр әйткәнем бар. Минемчә, бүгенге көндә яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү һәм корал белән куркынычсыз эшләргә өйрәтү өчен тир төзелеше буенча республика программасын булдырырга кирәк”, - диде Дамир Динниулов.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев